Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада «Россия чаңгы юллары» ярышларында 5 меңнән артык кеше катнашты
Иң яшь катнашучыга 9 яшь, иң өлкәненә 86 яшь иде.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Түбән Кама «Россия чаңгы юллары-2021» бөтенроссия акциясенә кушылды. «Түбән Кама чаңгы юллары-2021» массакүләм ярышлары «Батыр» спорт комплексы янындагы урманда узды.
Ярышта 5 меңнән артык кеше катнашты. Иң яшь катнашучылар 9 яшьлек Шамил Сафин һәм 11 яшьлек Дәлия Шутова, ә иң өлкән катнашучылар 86 яшьлек Александр Сафеев һәм 72 яшьлек Валентина Кудряшова иде.Бу туырда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Чаңгы ярышында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз