news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада роллерлар арасында шәһәр чемпионаты старт алды

Түбән Камада роллерлар арасында шәһәр чемпионаты старт алды

(Түбән Кама, 26 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада роллерлар арасында шәһәр чемпионатының сайлап алу туры узды. 30га якын яшүсмер ярышларның финал өлешенә чыгу өчен көрәште.

Өч яшь төркеменә бүленгән роллерлар фигуралы шууда үз осталыкларын күрсәтте. Сайлап алу турында җиңүчеләр 1 июньдә Түбән Кама автошәһәрчегендә узачак чемпионатның финалында катнашыр дип көтелә. Роллерлар арасындагы ярышлар НТР медиа-холдингы составына керүче “Нижнекамское время” газетасы тарафыннан оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot