Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада республиканың ике йөздән артык укучысы “Фәндә дебют” бәйгесенә җыела
Быел бәйгегә Татарстанның 21 шәһәре һәм районыннан 345 эш тәкъдим ителгән.
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Иртәгә Түбән Камада мәктәп укучыларының "Дебют в науке" (“Фәндә дебют”) Х Республика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы финалы узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Быел бәйгегә Татарстанның 21 шәһәре һәм районыннан 345 эш тәкъдим ителеп, шулардан 253е хупланган һәм бәйгедә катнашуга кабул ителгән.
Конкурс кысаларында Ганс Христиан Андерсен әсәрләре буенча "Дания корольлеге әкиятләре" балалар иҗаты күргәзмәсе дә әзерләнгән. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары кәгазь, катыргы, пластилин һ.б. материаллардан күргәзмәгә 491 эш тәкъдим иткән. Иң яхшы эшләр иртәгә Казан инновацион институтының җирле филиалында күргәзмәдә урын алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз