news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада республика күләмендәге хәйрия акциясе узачак

Түбән Камада республика күләмендәге хәйрия акциясе узачак

(Түбән Кама, 27 июль, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Кама районында киң колачлы хәйрия акциясе узачак. Акциядә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы баш педиатры Гүзәл Яруллина, муниципалитет вәкилләре, шәһәрнең баш табибы Валерий Овчинников, шулай ук Түбән Кама “бердәмроссиялеләре” катнаша.

Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан шикәр диабеты белән авыручы 75 бала глюкометрлар һәм аларга тест-полоскалар алачак. Бүген дарулар тапшырылачак авырулар арасында “бронхиаль астманың авыр формасы” дигән диагноз куелган дүрт яшүсмер дә бар. Аларга өстә рәвештә небулайзерлар бирәчәкләр.

Препаратларга акчаны июнь аенда Казанда узган хәйрия балында җыйдылар. Җыелган барлык акча шикәр диабеты белән авыручы балаларга глюкометрлар сатып алуга сарыф ителде, препаратларның күбесе үз адресатларына тапшырылды инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot