Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада республика буенча уртача күрсәткечтән 2 литрга артыграк сөт савыла
Шул ук вакытта терлекләр өчен печән һәм сенаж әзерләү эшләре дә бара.
(Казан, 3 август, "Татар-информ"). Түбән Кама районында көн саен 95 тонна сөт савыла. Бу - бер баш сыердан уртача 18,5 кг сөт дигән сүз, республикада бу күрсәткеч 1,8 килограммга кимрәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Кама басуларында ашлык суктыру эше бара. Шул ук вакытта терлекләр өчен печән һәм сенаж әзерләү эшләре дә бара.
"Җомга иртәсенә 471 гектар җирдә ашлык суктырылды, бу - барлык урып-җыю мәйданының ике проценты, - дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре. - Уңыш гектарына уртача 37,6 центнер тәшкил итә”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз