news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада рәссам Геннадий Капитов күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә ике атна дәвамында эшли, бинага кергәндә, паспорт күрсәтергә кирәк булачак.

Түбән Камада рәссам Геннадий Капитов күргәзмәсе ачыла
tat.e-nkama.ru/news/754/76638/

(Казан, 30 август, "Татар-информ"). 31 майда Мәскәү гуманитар-икътисад институты Түбән Кама филиалының картиналар галереясендә  рәссам Геннадий Капитовның шәхси күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә рәссамның 80 яшьлеге уңаеннан оештырыла. Бу турыда  Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. 

Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары да булачак, ә иң мөһиме – юбиляр үзе.

Геннадий Николаевич - Түбән Кама сәнгать фондының элеккеге җитәкчесе, Төзүчеләр проспектындагы 22-28 нче йортлар фасадларындагы паннолар аның иҗат җимеше. Күп кенә шәһәр, республика һәм федераль күргәзмәләрдә катнашкан Геннадий Капитов - Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Күргәзмәдә 20 гә якын картина тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 8:00 - 17:00 сәгатьләрдә ике атна дәвамында эшли, бинага кергәндә, паспорт күрсәтергә кирәк булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot