news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада пычак белән танышына һөҗүм иткән хатын-кызны тоткарлаганнар

Хатын-кызның кеше үтергән һәм сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен моңарчы да хөкемгә тартылган булуы ачыкланган.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада пычак белән танышына һөҗүм иткән хатын-кызны тоткарлаганнар. Бу хакта ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Росгвардия хезмәткәрләренә Тукай урамындагы күп катлы йортларның берсендә ир-атка пычак белән һөҗүм итүләре хакында хәбәр килгән. Тәртип сакчылары күрсәтелгән фатирга килгәндә, табиблар зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтергә өлгергән була инде.

Соңрак ачыкланганча, әлеге фатирда 33 яшьлек хуҗабикә һәм аның 45 яшьлек танышы кәеф-сафа корып утырган. Бер мәлне алар арасында бәхәс купкан һәм хатын-кыз, өстәлдән пычак алып, ир-атның күкрәгенә һәм аркасына берничә тапкыр кадаган.

Әлеге хатын кеше үтергән һәм сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен моңарчы да хөкем ителгән булган. Аны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Ул үз гаебен таныган, зыян күргән ир-атны хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot