news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада православие җыры һәм нәфис сүзенә багышланган фестиваль үткәрелде

Быел чара Казан Мәрьям Ана иконасы табылуга 440 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланды.

Түбән Камада православие җыры һәм нәфис сүзенә багышланган фестиваль үткәрелде
Алмаз Фәттахов

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Түбән Камада икенче тапкыр православие җыры һәм нәфис сүзенә багышланган "Верую" Стахеевлар фестивале үтте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. 

"Безнең бүгенге Стахеев фестивале - узган ел яхшы этәргеч бирү нәтиҗәсе. Фестивальне без үзебездә һәм бары үзебез өчен уздырган идек, ә аның даны еракларга китте. Бу бер нәрсә турында сөйли: ул кешеләргә кирәк, ул җаннарда яңгыраш тапкан. Башланган эш дәвам итсен, алга таба да Түбән Кама һәм безнең данлыклы Красный Ключ турында яхшы хәбәрләр генә ишетелсен!"- дип мөрәҗәгать итте фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.

Фестивальдә Түбән Камадан тыш, Казан, Болгар, Бөгелмә, Чаллы, Яңа Чишмә сәнгать коллективлары һәм якшәмбе мәктәпләре вәкилләре чыгыш ясады. Быел чара Казан Мәрьям Ана иконасы табылуга 440 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot