news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада православие яшьләре балында үз парыңны очратырга мөмкин

Бал бөтендөнья православие яшьләре көненә багышланган.

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Түбән Камада бу якшәмбедә православие яшьләре балы узачак. Балга күрше Чаллы шәһәреннән, шулай ук Кама Аланыннан һәм Нурлаттан да кунаклар киләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Дин тотучылар өчен әлеге бал - ял итү генә түгел, ә үз парыңны очрату өчен дә бер мөмкинлек. Православие динендәгеләр өчен дискотекалар түгел, ә менә классик бал күптән популярлашып китте. Мондый бәйрәмнәр ел саен Чистай, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләрендә һәм, әлбәттә, Татарстан башкаласында үткәрелә – анда кунакларны Казан Ратушасы кабул итә.

Түбән Кама яшьләре кабул итүче як буларак, балга бик озак әзерләнде: яшьләр биюләр өйрәнделәр, сценарий әзерләделәр. Ул 15 февральдә билгеләп үтелә торган бөтендөнья православие яшьләре көненә багышланган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100