news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада полиция хезмәткәре Динар Саматов исемен мәңгеләштерәчәкләр

Динар Саматов хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган полицейскийлар саны буенча унынчы булачак.

Түбән Камада полиция хезмәткәре Динар Саматов исемен мәңгеләштерәчәкләр
ntr-24.ru

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 22 мартта хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган Динар Саматовның исеме полицейскийларның Хәтер монументында мәңгеләштереләчәк. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

«Динар Саматов хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган полицейскийлар саны буенча унынчы булачак», - дип ачыклый чыганак.

  • Динар Саматовның гомере 34нче яшендә өзелде. Эчке эшләр органнарында ул ун елдан артык хезмәт итте, ә соңгы елларда полиция майоры участковый булып эшләде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 23 мартта полиция хезмәткәре белән хушлашырга йөздән артык кеше килгән. Динар Саматовны Түбән Кама районы Туба авылында җирләделәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot