Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада полиция хезмәткәре булырга теләүчеләрне эшкә чакыралар
Кече җитәкчеләр өчен айлык хезмәт хакы - 20 мең сумнан, урта җитәкчеләр составы өчен - 33 мең сумнан.
(Казан, 29 март, "Татар-информ"). Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе урта тулы (11 сыйныф) белеме булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге РФ гражданнарын Эчке эшләр органнарына хезмәткә чакыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Кече җитәкчеләр составы вазыйфасында: патруль - пост хезмәте полиция хезмәткәре, машина йөртүче ("В" һәм "С" категорияле машина йөртү таныклыгы һәм машина йөртү стажы булу зарур).
Шулай ук полиция хезмәткәрләре - кинолог, вакытлыча тоту изоляторы полиция хезмәткәре, комендант взводы полициясе, оператив кизү часте ярдәмчесе вазыйфаларына хезмәткәрләр таләп ителә.
Урта җитәкчеләр составы вазыйфасында: җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору бүлеге оперуполномоченные, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге оперуполномоченные, сорау алучы, тикшерүче, эксперт, полициянең участок уполномоченные, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор. Төп таләп - эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри, югары һөнәри белем булу.
Кече җитәкчеләр өчен айлык хезмәт хакы - 20 мең сумнан, урта җитәкчеләр составы өчен - 33 мең сумнан.
Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча 49-24-69, 49-24-65 телефоннары яки Яшьлек урамы, 27 адресы буенча (кадрлар-тәрбия комплексы) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз