Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада үпкәләре 90 процентка зарарланган 33 яшьлек хатын-кызны коткарганнар
29 көн дәвамында табиблар аның гомере өчен көрәшкән.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Түбән Камада үпкәләре 90 процентка зарарланган 33 яшьлек хатын-кызны табиблар үлемнән коткарган.
Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән пациент мөстәкыйль сулый да алмаган. Аны ашыгыч рәвештә реанимациягә озатканнар. 29 көн дәвамында табиблар аның гомере өчен көрәшкән.
Башта үпкәләренә инвазияле булмаган вентиляция ысулын кулланып караганнар, әмма нәтиҗәсе булмаган. Аннары ясалма вентиляциягә күчергәннәр. Берзаман хатын-кызның эчәклеге эшләми башлаган, ләкин хирурглар һәм физиотерапевтлар бу проблеманы җиңгән. Ун көннән авыру үзе сулый башлаган. Хәзер бу хатын-кыз тернәкләнеп килә, алда аны реабилитация этабы көтә.
«Безгә үпкәдә мондый зарарлану белән күбрәк өлкәннәр килә. Яшьләр вакытында табибларга килмичә, өйдә генә дәваланырга тырышканлыктан шундый авыр хәлгә калырга мөмкин. Яшьләрнең терелүгә шанслары күбрәк, ләкин авыр хроник чирләре булса, КТ-3, КТ-4 вакытында дәвалау авыррак. Бу очракта без җиңә алдык. Чирне дәвалап булганда, күңелгә рәхәт, чөнки тагын бер кеше элекке тормышына кайта», — дигән анестезиолог-реаниматлог Дмитрий Чайко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз