news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада пенсионер каравылчы 63 яшьлек ир-атны үтерүдә шикләнелә

Зыян күрүче хастаханәдә, аңына да килмичә, җан биргән

 (Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Түбән Камада “Мирный” гараж кооперативында эшләүче 67 яшьлек каравылчы, 63 яшьлек ир-атны үтерүдә шик белән, кулга алынган.

Кичә иртәнге сәгать 9.00дә Росссия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсенә баш сөяге-ми җәрәхәтләре булган ир-атның гараж кооперативыннан хастананәгә озатылуы турында хәбәр килеп төшә. Сәгать 14.00дә ул хастаханәнең реанимация бүлегендә, аңына да килмичә, җан бирә. Гәүдәне ярып карау нәтиҗәсендә шул билгеле була: ирнең кабыргалары сынган, муены җәрәхәтләнгән, ул механик асфиксия кичергән (организмның кислородка кытлыгы). Нәтиҗәдә, “Зыян күрүченең үлеменә китергән явыз ният белән сәламәтлеккә авыр зыян салу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Түбән Кама полициясенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кылуда шик белән «Мирный» кооперативында каравылчы булып эшләгән пенсионерны тоткарлаган.

Тикшерү барышында 55 яшьлек ир-атның 15 февраль көнне кичке сәгать 10 тирәсендә «Ювена» сәүдә үзәге янында гараж буенча күршесен күреп алуы ачыклана. Аның күршесе үзе йөри алмаслык дәрәҗәдә исерек була. Шуңа ир-ат аңа якындагы гараж кооперативына барып җитәргә ярдәм итә һәм каравылчыдан күршесенә йоклау һәм айну мөмкинлеге бирүне сорап, аны каравылчы алачагында калдырып китә.

Тоткарланучы үзенең гаебен таныган һәм хәлләрнең ничек баруын сөйләп биргән. Ул төнлә зыян күрүчене каравылчы өеннән куып чыгарырга теләгән, әмма булдыра алмаган, аңа тән җәрәхәтләре салган. Полиция хезмәткәрләре җинаять урынында зыян күрүченең алынма теш казналыгын һәм канлы күлмәген (каравылчы аның белән зыян күрүченең канын сөрткән) табып алганнар, диелә Россия ЭЭМның Түбән Кама буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot