news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада пандуслар өчен 8 миллион сум акча бүлеп бирәчәкләр

Бу хакта шәһәр советының 33 нче сессиясе барышында мәгълүм булды

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Камада шәһәр советының 33 нче сессиясе үтте. Анда шәһәрдә уңайлы шартларны арттыру өчен шәһәр бюджетыннан өстәмә чыгымнар каралачаклыгы хакында мәгълүм булды, дип хәбәр итә Түбән Кама телерадиокомпаниясе.
Казнаның 5 миллион сумга якын акчасы юллардагы чокыр-чакырларны, ә 8 миллион сумы пандусларны төзекләндерүгә китәчәк. Шулай ук урамнарның яктыртылышына да чыгымнар каралачагын әйтте Түбән Кама депутатлары.
Сессия барышында 10 октябрьдә шәһәр советының икенче чакырылышына депутатлар сайлау хакында да сүз булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100