Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Октябрьнең 50 еллыгы урамына багышланган зур бәйрәм оештырылды
Бәйрәм Айдар Метшин тәкъдиме белән башланып киткән "Минем шәһәрем урамнары" муниципаль проекты кысаларында узды.
(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Түбән Камада Октябрьнең 50 еллыгы урамына багышланган зур бәйрәм оештырылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Шәһәрнең әлеге урамы истәлекле урыннары белән дан тота: биредә шәһәргә нигез салучы Николай Лемаев исеме белән аталган мәйдан, Мәңгелек ут, мемориаль комплекс, Муса Җәлил һәйкәле, музыка көллияте һәм Халык иҗаты йорты, "Җәлил" кинотеатры һ. б. биналар урнашкан.
Бәйрәм Мәңгелек ут янында тантаналы линейкадан башланды. Биредә Җиңү монументын төзүчеләр, шулай ук заманында шәһәргә Мамай курганыннан изге ут алып кайтучы түбәнкамалылар чыгыш ясады, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Тантанада төрле буын түбәнкамалылар катнашты.
Урамның һәр почмагында бәйрәм рухы хөкем сөрде: биредә иҗат коллективлары катнашында концерт, бәйге-ярышлар оештырылды, остаханәләр эшләде. Бәйрәм ахырында "Җәлил" кинотеатрында совет чорының "Высота" фильмы күрсәтелде.
Бәйрәм Айдар Метшин тәкъдиме белән башланып киткән "Минем шәһәрем урамнары" муниципаль проекты кысаларында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз