news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада низаг барышында Төркия гражданының башын җәрәхәтләгәннәр

“Явыз ният белән сәламәтлеккә авыр зыян салу” маддәсе буенча эш кузгатылган

 (Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Төркия гражданы сәламәтлегенә авыр зыян салуда шикле 29 яшьлек түбәнкамалы тоткарланган, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Тикшерү барышында ачыкланганча, зыян күрүче җинаятькә 1 көн кала үзенең 2 якташы һәм бер үк вакытта хезмәттәше белән шәһәр күңел ачу үзәкләренең берсендә ял итә, алкоголь эчемлекләр эчә.

Шуннан соң алар танышларына кунакка китә. Барышлый Корабельная урамындагы 17 йорт янында чит ил кешеләре каршысына 2 түбәнкамалы килә. Алар тигезләшкәч, зыян күрүче ялгыш кына җирле егетләрнең берсенең җилкәсенә кагылып китә. Нәтиҗәдә, низаг килеп чыга. Аның барышында егет Төркия гражданының башына суга. Чит ил кешесе егыла һәм башы белән юл читенә куелган ташка бәрелә. Бу хәлдән соң егетләр җинаять урыныннан качып китә.

Хәзерге вакытта тоткарланучыга карата РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган сыйфатлар (“Явыз ният белән сәламәтлеккә авыр зыян салу”) буенча эш кузгатылган. Ул сак астында.

news_right_1
news_right_2
news_bot