news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада “Нива” йөртүчесе 11 яшьлек кыз баланы бәрдергән

Якынча мәгълүматларга караганда, укучы светофорның кызыл төсенә юл аша чыккан.

(Чаллы, 27 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәметдинова). Түбән Камада “Нива” йөртүчесе 11 яшьлек кыз баланы бәрдергән, дип хәбәр иттеләр җирле Дәүләт автоинспекциясендә.

Юл-транспорт һәлакәте 26 декабрьдә Сөембикә урамында 61 нче йорт каршында булган. Автомобильнең 36 яшьлек йөртүчесе укучыны светофорның кызыл төсенә юл аша чыкканда бәрдергән.

Кыз баланың боты имгәнгән, аны район хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot