news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Әниләр көненә Instagram челтәрендәге фотолардан күргәзмә оештырыла

Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан Түбән Кама әниләре фотокүргәзмәдә катнашырга чакыра.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә Instagram челтәрендә урнаштырылган фотографияләрдән торган күргәзмә узачак, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте башлыгы матбугат хезмәте.

Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Күргәзмәне “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән “Минем Түбән Кама” интернет-блогын алып баручылар берлектә оештыра. Күргәзмәдә катнашырга теләүчеләр әле соңга калмаган. Теләгән кеше әниләрен фотога төшереп, “Мамы Нижнекамска” хештегы белән Instagram челтәренә куя ала. Күргәзмә 26 ноябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында ачылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot