news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Николай Лемаев исемендәге стипендия булдырылган

Стипендияне тапшыруны "Түбән Кама нефтехим" предприятиесе җитәкчелеге гамәлгә ашыра.

Түбән Камада Николай Лемаев исемендәге стипендия булдырылган
tat.e-nkama.ru

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Быел Түбән Камада алты студент утызар һәм иллешәр мең сум күләмендә стипендиягә ия булган. Киләчәктә мондый стипендияне һәр елны тапшырырга уйлыйлар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Стипендиатлар сәнәгать тармагы өчен кирәкле профильле учреждениеләрдә – нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә һәм химия-технология институтында белем ала. Лемаев стипендиясен тапшыруны "Түбән Кама нефтехим" предприятиесе җитәкчелеге гамәлгә ашыра.

Стипендиатларның бер өлешен Химиклар көне уңаеннан оештырылган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы тантанада бүләкләгәннәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot