news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада наркотиклар сатуда шикләнелгән зат тоткарланган

Аңа 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный

 (Казан, 4 март, “Татар-информ”). Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре наркотиклар сатуда шикләнелүчене тоткарлаган.
Түбән Кама полицейскийларына наркотикларны тарату белән шөгыльләнүче кеше турында хәбәр килеп ирешә. Бу мәгълүматны тикшерү барышында оперативниклар сатып алучы роленә керә. Тынычлык проспектындагы 72 нче йорт подъездларының берсендә ир-ат полицейскийларга ачык көрән төстәге сыеклык тутырылган медицина шприцы сата. Нәтиҗәдә, әлеге 40 яшьлек түбән камалы тоткарлана, ә шприц эчендәге матдә тикшерүгә җибәрелә.
Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләренә караганда,
сыеклык ацетиллаштырылган әфьюн булып чыга. Шулай ук тоткарланучының наркотик матдәләр белән 2 айлап сату иткәнлеге дә ачыклана. Моның өчен ул аерым фатир яллап яшәгән, биредә наркотиклар җитештергән. Шикләнелүчегә карата “Наркотик матдәләрне законсыз рәвештә җитештерү, сату һәм күчереп йөртү” маддәсендә каралган җинаять сыйфатлары буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, диелә Россия ЭЭМның Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot