news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада наркотиклар белән тоткарлауның 3 очрагы теркәлгән

Бер очракта милиция марихуана, ике очракта героин белән тоткарлаган

(Түбән Кама, 30 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Ял көннәрендә Түбән Камада наркотиклар белән тоткарлауның 3 очрагы теркәлгән. Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре 35 яшьлек ир-атны тикшергәндә 10 грамм тирәсе марихуана тапкан. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Узган ялларда яшь түбәнкамалылар көчлерәк наркотиклар белән эш иткән. Шулай итеп, 29 ноябрьдә милиционерлар 1985 елгы ир-аттан 1 граммга якын героин алган. Шул ук көнне 25 яшьлек егетне шәхси тикшерү вакытында 0,561 грамм яшел агу табылган. Егетләр бу көчле наркотикларны нинди максатларда кулланырга ниятләвен тикшерү ачыклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100