news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада начар ниятле затлар ике егетне үз-үзләренә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр

Яшьләр егетләрне урлаганнар, талаганнар, кыйнаганнар һәм ирекләрен сатып алырга тәкъдим иткәннәр.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада начар ниятле затлар 16 һәм 19 яшьлек ике егетне үз-үзләренә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ачыкланганча, 7 февраль төнендә 19 һәм 16 яшьлек ике егет Вахитов урамындагы тулай торакка танышы янына килгәннәр. Ир-ат эшкә киткән, егетләргә бүлмәсендә төн кунарга рөхсәт иткән. Төнлә фатирга билгесез өч зат кергән һәм хуҗаны эзли башлаганнар. Кунакларга яшьләрнең каршы алуы ошамаган, аларны кыйнаганнар, пычак белән янап телефоннарын, документларын, 1 мең сум акчаларын урлаганнар һәм тагын ике мең таләп иткәннәр.

Аннары начар ниятле затлар егетләрне урманга алып барганнар, кыйнаганнар һәм үз-үзләренә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр. Азат итү өчен акча сораганнар. Егетләрнең берсе аларга - “Жигули”, икенчесе туганнарындагы 80 мең сумны бирергә вәгъдә иткән. Шул төндә алар автомобильне алганнар, танышлары фатирында үз корбаннары белән бергә кунганнар, ә аннары алар белән бергә икенче егетнең туганнарына акчага киткәннәр.

Егет туганнарына бу хәл турында әйткән, алары полициягә хәбәр иткәннәр. Тоткарланган затларның икесенә дә 20 яшь. Аларның берсе гаебен - тулысынча, икенчесе өлешчә таныган.

Бу факт буенча “Янау” һәм “Кеше урлау” маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер тикшерүчеләр бу хәлнең нечкәлекләрен өйрәнәләр һәм тикшерү үткәрәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100