Түбән Камада «Һөнәрләрендә иң яхшылар» конкурсы уза
Түбән Камада «Һөнәрләрендә иң яхшылар» конкурсы уза
(Түбән Кама, 16 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). Бүген Түбән Камада «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ эретеп ябыштыру цехы территориясендә эретеп ябыштыручылар арасында «Һөнәрләре буенча иң яхшылары» конкурсы уза. Аңарда шәһәрнең төрле предприятиеләреннән барлыгы 60лап яшь хезмәткәр катнаша.
Катнашучылар үзләренең эш урыннарын хәзерләргә, эретеп ябыштыру эшен башкарырга тиеш. Конкурсның теоретик өлешендә һәрбер катнашучыга 25 сорауга җавап бирергә кирәк. Җиңүчеләр мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.