news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Нәүрүз бәйрәме үтәчәк

Кунаклар Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасында катнашып, милли ризыклардан авыз итә алачак.

Түбән Камада Нәүрүз бәйрәме үтәчәк
tat.e-nkama.ru

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Күп гасырлык тарихы булган бәйрәм бу якшәмбе - 24 март көнне Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда узачак. Бәйрәмдә Түбән Кама милли-мәдәни оешмалары вәкилләре, бию коллективлары һәм җирле башкаручылар катнаша. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

Кунаклар Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасында катнашып, милли ризыклардан авыз итә алачак.

Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып та санала.

Бәйрәм тамашасы көндезге унда башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot