news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Милли мәдәният көннәре уза

Түбән Камада мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атна дәвамында татар һәм рус халыкларының гореф–гадәтләре хакында сөйлиләр

(Түбән Кама, 25 ноябрь, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама балалар бакчаларында татар һәм рус халыкларының Милли мәдәният атналыгы уза.
Аның кысаларында барлык мәктәпкәчә учреждениеләрдә тематик дәресләр оештырыла, аларның барышында балаларга ике милләтнең гореф–гадәтләре һәм йолалары хакында сөйлиләр, танылган язучылар һәм композиторларның иҗатлары белән таныштыралар.
Моннан тыш, Милли мәдәният көннәрендә сабыйлар әкият мотивлары буенча рәсемнәр конкурсында катнаша ала, аларны узган гасырда популяр булган уеннар белән таныштыралар. Балалар бакчаларында концертлар да уза. Анда катнашучылар үз чыгышларында татар һәм рус халыклары милли мәдәниятенең милли колоритын чагылдыра.



news_right_1
news_right_2
news_bot