Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада милли көрәш буенча республика турниры үтәчәк
Бил алышу "Шинник" спорт комплексында 9:00 сәгатьтә башлана, турнирны ачу тантанасы 12:00 сәгатькә билгеләнгән.
(Казан, 6 апрель ,"Татар-информ"). Бүген, 6 апрельдә, Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә татарча көрәш буенча республикакүләм 26нчы турнир узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әһәмияте ягыннан бу турнир республикада милли көрәш буенча үткәрелүче бәйгеләр арасында икенче урында тора (беренче урында - Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир).
Легендар Данил Галиев - көрәш буенча сигез тапкыр Россия чемпионы һәм унике тапкыр Татарстан чемпионы. Дәвамчылары буларак, ул Түбән Камада 15 спорт мастеры тәрбияләүгә ирешкән.
Данил Галиев исемендәге турнир "Татнефть" компанияләр төркеме ярдәме белән үткәрелә.
Быел Түбән Камага Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә барлыгы 400гә якын кеше килүе көтелә. Бил алышу "Шинник" спорт комплексында 9:00 сәгатьтә башлана, турнирны ачу тантанасы 12:00 сәгатькә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз