news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Мерседес» автомобиле бәрдергән 6 яшьлек малай үлгән

Юл һәлакәте Корабельная урамындагы 26нчы йорт каршында булган.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Түбән Камада «Мерседес» автомобиле 6 яшьлек малайны бәрдергән. Бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Бу хакта НТР 24 хәбәр итә.

Юл һәлакәте Корабельная урамындагы 26нчы йорт каршында килеп чыккан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала урамда үзе генә булган. Хәзерге вакытта хокук сакчылары малайның машиналар агылып торган юлда өлкәннәрдән башка нишләп йөргәнен ачыклый.  

news_right_1
news_right_2
news_bot