news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада медицина битлекләре җитештерә башладылар

Дефицит тауарны “Эластик” заводында кулдан тегәләр. Түбән Кама битлекләре Татарстан буенча таратылачак

(Түбән Кама, 11 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада медицина битлекләре җитештерә башладылар. Хәзерге вакытта дефицит тауарны “Эластик” заводы “Здравмедтех-Идел буе” компаниясе белән бергә җитештерә.
Компания җитәкчелеге республика даруханәләрендә махсус битлек булмавын исәпкә алып, Татарстанны ихтыяҗ булган продукт белән тәэмин итәргә карар иткән. Битлекләрне “Эластик” заводында Германиянең “Neumag” компаниясе җиһазы ярдәмендә җитештерелгән югары сыйфатлы күп катлы материалдан тегәләр.
Автоматлаштырылмаган хезмәт җитештерү процессын берникадәр кыенлаштыра, шуңа күрә түбәнкамалылар республиканың башка тегү предприятиеләренә дә махсус битлекләр тегәргә заказ бирергә әзер. Болай эшләү Татарстанны дефицит тауар белән тәэмин итүдән тыш, өстәмә эш урыннары да барлыкка килү дигән сүз.
Түбән Камада җитештерелгән махсус битлекләр якын көннәрдә 4 сумнан сатуга чыгачак, дип хәбәр итә “Эластик” заводы белгечләре.


news_right_1
news_right_2
news_bot