Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада мең квадрат метрдан зуррак мәйданда чүплектә пыскып ятучы янгынны сүндерәләр
Прости авылыннан ике чакрым ераклыкта урнашкан каты көнкүреш калдыклары өеме пыскып ята.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районында 1,5 мең квадрат метрда мәйдандагы чүплектә пыскып ятучы янгынны сүндерү эшләре бара. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 16.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Прости авылыннан ике чакрым ераклыкта урнашкан каты көнкүреш калдыклары пыскып ятуы турында хәбәр иткәннәр.
Түбән Кама янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре һәлакәт урынында 1,5 мең квадрат метр мәйданда каты көнкүреш калдыклары пыскып ятуын ачыклаган.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре чүплекне туфрак белән күмү өчен төркем оештырырга карар кабул иткән. Россия Федерациясе табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте Һәм Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җил искән яктан һава анализын алган.
Хәзер чүп-чарны сүндерүгә 14 кеше һәм 7 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз