news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада машина юл коесыннан чыгып баручы эшче өстенә менгән

Эшчеләр кое тирәсенә киртә һәм эш бару турында кисәтү билгеләре куймаган була.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада торак йорт янында ике эшче канализация коесында эшли. Шул вакытта, аларның берсе коедан чыгып барганда, аның өстенә руль артында хатын-кыз утырган "Ниссан Жук" машинасы менә. Бу хакта "Вести КамАЗа" яза.

Хатын-кызның автопарковкадан чыгып барышы була, ул башта - бордюрга, ә аннан соң коега менә. Фаҗига нәтиҗәсендә зыян күрүченең кабыргалары сына, ул хастаханәгә озатыла. Полиция хезмәткәрләре булган хәлләрне ачыклый. Эшчеләр кое тирәсенә киртә һәм кисәтү билгеләре куймаган була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot