news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада маршрут автобусларының кичке рейслары яңадан ачыла

Карар 2019 елның сентябреннән үз көченә керә.

Түбән Камада маршрут автобусларының кичке рейслары яңадан ачыла
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 30 август, "Татар-информ"). Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиесе барлык маршрутлар буенча да кичке рейсларны кире кайтара. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты гаризасы буенча ташламалары булган пассажирларны ташыган өчен түләүләргә республика субсидиясенең 15 сумнан 18 сумга кадәр артуын хуплады.

Карар 2019 елның сентябреннән үз көченә керә, муниципаль хакимият транспортчылар белән кичке рейсларны кабат булдыру турында карар кабул итте.

Моннан тыш, биш яңа трамвай сатып алыначак, дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Ленар Әхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot