news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада мамонт калдыкларын эзләү дәвам итә

Волонтерлар табылдык сөякләрне мародерлардан саклау белән мәшгуль

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Кама энтузиастлары беркемнән дә ярдәм көтмичә, мамонт калдыклары табылган җирдә эзләнүләрне дәвам иттерделәр, дип хәбәр итә Түбән Кама телерадиокомпаниясе.
Табылган һәрбер яңа фрагмент бу әйберне үзләрендә истәлеккә калдырырга теләү нияте көчле булганнарны да арттыра. Шуңа да волонтерларга эзләнү эшләре алып барыла торган җирләрне сакларга да туры килә.
Күптән түгел мамонт калдыкларын өйрәнүгә исә балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәге каршындагы “Черный Единорог” тарихи җәмгыяте алынган. Аларга бик актив рәвештә мамонт калдыкларына беренчеләрдән булып тап булган экскаваторщик та ярдәм итә. Казу эшләре инде дүрт көн дәвам итә. Әмма әлегә чаклы мамонтның җир астында ни рәвешле урнашкан булуы һәм экскаватордан күпме күләмдә зыян күргәнлеге билгеле түгел. Аннан соң күпме тирәнлектә казырга кирәклеге дә билгеле түгел. 2 метрдан алып 7 метрга чаклы булыр дигән фаразлар гына бар.
Мамонт калдыклары белән инде кызыксынучылар да юк түгел. Мисал өчен, Казан университетының геология музее белгечләре. Казу эшләре алып барылган җиргә исә Санкт-Петербург шәһәреннән журналистлар килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100