Түбән Камада макулатура җыялар
Аның акчасына йортсыз хайваннарга ризык сатып алыначак.
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", "Туган як"). Түбән Камада макулатура җыялар, дип яза "Туган як" басмасы.
Чара хәйрия акциясе буларак оештырыла.
Аның акчасына йортсыз хайваннарга ризык сатып алыначак. Хәйрия акциясендә катнашасыгыз килсә, 28 һәм 30 июньдә 10.00-13.00 һәм 16.00-19.00 сәгатьләрдә "Ковер" яшьләр үзәгенә рәхим итегез, диелә хәбәрдә.