news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада махсус юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган ир-атларны тоткарлаганнар

Начар ниятле затлар җиде юл һәлакәте китереп чыгарган һәм иминият түләүләре исәбенә кесәләрен калынайткан.

(Чаллы, 18 май, “Татар-информ”). Түбән Кама судында 6 ир-атка карата җинаять эшен карыйлар. Алар юлларда махсус һәлакәтләр китереп чыгаруда гаепләнәләр, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча матбугат хезмәте.

Начар ниятле затлар 7 юл һәлакәте китереп чыгарганнар һәм иминият түләүләре исәбенә кесәләрен калынайтканнар. Алар законсыз рәвештә 700 меңнән артык акча “эшләгән”. Зыян күргән иминият компаниясе мошенникларны судка биргән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча шикләнелгән затлар алдан килешеп, кыйммәтле машиналарны бәрдергәннәр. Бу гамәлләр иминият компаниясеннән акча алу өчен кылынган. Судта тыңлаулар ябык режимда уза. Якынча мәгълүматлар буенча хөкем ителгән затлар иминият компаниясенә китерелгән зыянны кайтарганар. Яшь егетләр бу гамәлләре өчен үкенүләрен белдергәннәр һәм өлешчә гаепләрен таныганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100