news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада махсус мәктәп хатын-кызларны әни булырга әзерләүдә нәтиҗәле эш башкара

Тәҗрибәле белгечләр йөклелек чоры, бала табу, яңа туган баланы тәрбияләү буенча үз киңәшләрен бирә, хатын-кызларны бала табуга әзерли.

Түбән Камада махсус мәктәп хатын-кызларны әни булырга әзерләүдә нәтиҗәле эш башкара
tat.e-nkama.ru

(Казан, 28 март, "Татар-информ").Түбән Камада перинаталь үзәге булган шәһәр балалар хастаханәсе каршында "Сонатал" мәктәбе эшли. Ул бала табарга әзерләнүче хатын-кызларга ярдәм йөзеннән оештырылган. Дәресләрне медицина психологы Гөлсирин Сәлахова алып бара. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Сонатал" мәктәбенә йөклелекнең 14 атнасыннан ук язылырга мөмкин. Әлеге бушлай курслар ике атна дәвам итә. Тәҗрибәле белгечләр йөклелек чоры, бала табу, яңа туган баланы тәрбияләү буенча үз киңәшләрен бирә, хатын-кызларны бала табуга әзерли.

Моннан тыш, булачак әниләр каршында ГХАТ идарәсе, иминият компанияләре вәкилләре дә чыгыш ясый. Һәр дәрестән соң, хатын-кызлар махсус җиһазландырылган бүлмәдә йомшак кәнәфиләрдә ял итә, музыка тыңлый.

Мәктәптә гаилә парлары өчен дә дәресләр үткәрелә. Кирәк булганда, аерым консультацияләр дә оештырыла. Биредә авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызларга медицина-социаль ярдәм күрсәтү үзәге дә эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot