Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада Мәскәүдә узачак федераль Сабан туена әзерлек башланды
ТАССРның 100 еллыгы елында Сабан туе Россия башкаласында 3 һәм 4 июльдә узачак.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама быел яңадан федераль Сабантуйны оештыручыларның берсе булачак. ТАССРның 100 еллыгы елында сабан бәйрәме Россия башкаласында 3 һәм 4 июльдә узачак. 2020 елгы Бөтенроссия Сабан туена әзерлек башланды инде. Бу хакта Түбән Кама районының Мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Мөбәрәкшина Инстаграм битендә сөйләде.
«Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев рәислегендә оештыру комитеты утырышы узды. Анда федераль Сабантуйга әзерлек һәм уздыру турында фикер алыштылар», — диде ул.
Мәскәүгә кадәр федераль Сабантуй Чабаксар, Әстерхан, Түбән Новгород, Красноярск, Томск, Төмән, Владивосток, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә узды.
Социаль челтәр кулланучылары Гүзәл Мөбәрәкшина язмасына актив рәвештә комментарийлар калдырган, аңа әзерлектә уңышлар теләгән. «Уңышлы үткәрүегезнең телим!», «Ышанам, сез һәм сезнең команда бик шәп башкарырсыз!», «Бик зур тәҗрибә белән онытылмаслык тәэсирләр калачак», — дип язган Түбән Камада яшәүчеләр.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Гузель Мубаракшина (@guzel_mubarakshina_nk)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз