news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада мөселман хатын-кызлар өчен өс киемнәре тәкъдим ителде

Программаны алып баручы Гөлнара Хөсәенова татар мөселман киеме үзенчәлекләре, милли традицияләр турында сөйләде.

Түбән Камада мөселман хатын-кызлар өчен өс киемнәре тәкъдим ителде
tat.e-nkama.ru

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың “Сөләйман” кафесында мөселман хатын-кызлар өчен “Фарыздыр киемең, мөслимә!” дип аталган очрашу узды. Ул Түбән Камада  беренче тапкыр гына үткәрелми, шуңа күрә югары дәрәҗәдә узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Биредә Яр Чаллы шәһәренең "Habibi" мөселман хатын-кызлар киеме кибете үз киемнәрен тәкъдим итте.

Программаны алып баручы Гөлнара Хөсәенова татар мөселман киеме үзенчәлекләре, милли традицияләр турында сөйләде.

Кичә мөнәҗәтләр әйтү белән үрелеп барды, соңрак чәй табыны янында дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot