news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада мөселман хатын-кызлар өчен өс киемнәре тәкъдим итү кичәсе үтте

Кичә ахырында әлеге очрашуны оештыруда үзеннән өлеш кертүчеләргә Түбән Кама шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Түбән Камада мөселман хатын-кызлар өчен өс киемнәре тәкъдим итү кичәсе үтте
Жанна Староверова

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Түбән Каманың “Ихлас” рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәгендә хатын-кызлар өчен язгы- җәйге киемнәр тәкъдим итүгә багышланган “Фарыздыр киемең, мөслимә!” дип аталган очрашу кичәсе үтте. Биредә Яр Чаллы шәһәренең “Хәбиби” мөселман киемнәре кибете үз коллекциясен тәкъдим итте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кичәдә катнашучылар татар милли костюмы, аның тарихы һәм милли киемдә мөселман традицияләре турында нигезле мәгълүматка да ия булдылар.

Шәһәр Җәмигъ мәчете хатын-кызлар бүлеге залда утыручыларның белемнәрен ныгыту һәм камилләштерү максатыннан, викторина да әзерләгән иде, аны укыту эшләре урынбасары Алсу ханым Гәрәева алып барды, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Кичәнең төп өлешен “Хәбиби” кибете хуҗабикәләре Ләйсән Галиәхмәтова һәм Гүзәл Хәйретдиновалар ачты. Ләйсән ханым кибеттә тәкъдим ителүче киемнәр, аларның тегелеше, тукымаларның сыйфаты турында сөйләде.

Кичә ахырында әлеге очрашуны оештыруда үзеннән өлеш кертүчеләр аерым билгеләп үтелде, аларның һәркайсына Түбән Кама шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимовның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Кичә хатын-кызларның үзләренә килешле күлмәкләр, яулыклар сайлавы, бу өлкәдә белгечләр киңәше, үзара аралашу-фикер алышу белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot