Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада мөмкинлекләре чикле балалар өчен ачылган театр студиясенең премьерасы үтте
Беренче спектакльләрнең репетициясенә ярты елга якын вакыт киткән.
(Казан, 6 февраль, "Татар-информ"). "Надежда" интернат мәктәбендә тәрбияләнүче мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Вера и любовь" театр студиясе ачылды. Балалар Яшь тамашачы театрының тәҗрибәле актерлары белән бергә берничә ай дәвамында ике спектакль әзерләгәннәр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ишегалдының ялкау гына мәчесе һәм хәйләкәр тычканнар тормышы турындагы спектакльнең төп ролендә - Яшь тамашачы театры актеры Станислав Журков, ә тычканнар булып интернатта тәрбияләнүчеләр уйнады.
Икенче спектакль төлке һәм мәче турында рус халык әкиятенә нигезләнгән. Төп рольне башкаручы Катя Тарасовага үз роле бик ошаган. «Бу - минем беренче ролем. Алга таба дәвамы булыр дип өметләнәбез. Башта куркытты, соңыннан күнегелде», - дип сөйли кыз.
"Надежда" интернат мәктәбендә театр студиясе ачылу - сөенечле вакыйга. "Мин театрның кешене рухландыруына, үз -үзен камилләштерү мөмкинлеге бирүенә ышанам", - ди интернат мәктәп директоры Нина Буханова.
Яшь тамашачы театры актерлары балалар белән шөгыльләнергә риза. Беренче спектакльләрнең репетициясенә ярты елга якын вакыт киткән. Мондый мавыгулар балаларга бик ярдәм итә. Педагоглар билгеләп үткәнчә, берәүләр үз фикерләрен белдерүдән куркудан туктаган, икенчеләре яхшырак укый башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз