news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада мәктәптә укучыларны һәм укытучыларны куркыткан ир-атны тоткарлаганнар

Бу хәл бүген иртән Түбән Каманың 27нче мәктәбендә булган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада укучыларны һәм укытучыларны куркыткан ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре Түбән Каманың 27нче мәктәбенә килгән ир-атны тоткарлаганнар. Ул биредә яшәүче 41 яшьлек ир-ат булган. Хәзер полиция бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

  • Бүген иртән Түбән Каманың 27нче мәктәбенә кулына чәчәк тоткан бер ир килеп кергән. Ул вахтерга үзенең кызын туган көне белән котларга теләвен әйткән. Аның турында мәгълүманы язып алганнар һәм бинага үткәргәннәр.

Ир-ат өченче катка менгән һәм 9 сыйныфлар дәресенә кергән. Ул укучы балага чәчәк тапшырган, шуннан соң: «Кем дә кем бу балага кагыла, шул минем белән эш йөртәчәк», - дип белдергән. Аннары пистолетка охшаган әйбер күрсәтеп, күздән югалган.

Билгесез зат китүгә директор полиция чакырган. Хокук сагы хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә ир-атның шәхесен ачыклаган.

Ир-атның кызның әтисе булмавы билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot