news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада мәктәп укучысын машина бәрдергән

Зыян күрүче җиңелчә җәрәхәтләр алган

(Түбән Кама, 17 февраль, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Каманың ЮХИДИдә укучыны машина бәрдерү очрагы теркәлгән. “Skoda” автомобиле иртән укырга баручы 16 яшьлек кызны бәрдергән.
Пропаганда бүлегендә хәбәр итүләренчә, чит ил машинасы йөртүчесе тротуар аша чыгып баручы кызны бәрдергән. Зыян күрүче җиңелчә җәрәхәтләр алган.
Дәүләт автоинспекциясенең машина йөртүчеләргә юлларда, бигрәк тә уку учреждениеләре тирәсендә игътибарлырак булуларын сорап күпсанлы мөрәҗәгать итүләренә карамастан, соңгы 10 көндә 5 балигъ булмаган бала машина көпчәге астына эләккән. Статистикадан күренгәнчә, нигездә юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуда машина йөртүчеләр гаепле.

news_right_1
news_right_2
news_bot