news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада мәктәп укучылары арасында машина йөртү осталыгына бәйге игълан ителә

Бәйгенең мәҗбүри шарты - катнашучының машина йөртү хокукы булмау.

Түбән Камада мәктәп укучылары арасында машина йөртү осталыгына бәйге игълан ителә
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). 20 мартта Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе 15 яшьтән 18 яшькәчә егетләр һәм кызлар арасында автомобиль йөртү осталыгына конкурс оештыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярышта катнашу өчен, гомуми белем бирү яки һөнәри белем бирү учреждениеләре, автомәктәпләр 3 кешедән торган командаларны тәкъдим итә ала. Укучылар шәхси һәм команда белән күмәк рәвештә көч сынашачак.

Бәйгенең мәҗбүри шарты - катнашучының машина йөртү хокукы булмау. Яшьләргә автомобильне төрле юнәлешләрдә йөртү осталыгын һәм теоретик белем дәрәҗәсен күрсәтергә кирәк булачак.

Гаризалар 15 мартка кадәр gibdd_nk@mail.ru. электрон почтасы аша кабул ителә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot