news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада мәктәп һәм 2 балалар бакчасы төзеләчәк

Бу объектлар яңа 34 нче микрорайонда пәйда булачак, анда «ТАНЕКО» компаниясе 87 мең квадрат метр торак торгызачак

(Түбән Кама, 8 июнь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Быел Түбән Камада социаль ипотека буенча 70 мең квадрат метрдан артык торак төзелгән.
«ТАНЕКО» ААҖ 34 нче микрорайонда тагын 87 мең квадрат метр торак торгызачак. Бу мәгълүматларны бүген Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot