news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Мәңгелек ут вакытлыча бүтән урынга күчерелде

Монумент өчен изге ут Волгоградтан Мамай курганыннан кайтартылган.

Түбән Камада Мәңгелек ут вакытлыча бүтән урынга күчерелде
tat.e-nkama.ru/news/746/79343/

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Түбән Камада Җиңү монументын төзекләндерү эшләре бара. Шул сәбәпле, биредәге Мәңгелек ут вакытлыча бүтән урынга күчерелде.Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Билгеле булганча, монумент өчен изге ут Волгоградтан Мамай курганыннан кайтартылган. Аны вакытлыча күчерү тантанасында шәһәр халкы, кадетлар һәм яшь армиячеләр катнашты.

«Бу - Җиңү символы, безнең хәтер, ныклык һәм команда рухы билгесе, - дип мөрәҗәгать итте яшьләргә ветераннар Советы рәисе Григорий Китанов. - Без моны истә тотарга тиеш».

news_right_1
news_right_2
news_bot