Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада мәдәният һәм сәнгать үсеше буенча координацион совет төзеләчәк
Түбән Камада депутатлары Театр елы кысаларында партия проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). Түбән Камада мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре буенча координацион совет төзелергә мөмкин. Әлеге тәкъдим "Бердәм Россия" фракциясенең Театр елына багышланган утырышында кертелде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әлеге федераль инициативалар нәтиҗәсендә, Түбән Камада узган берничә елда Яшь тамашачы театры дүрт яңа пьеса куйган. Татар драма театры да калышмый: быел ул 6,5 млн сумнан артык күләмдә субсидия алган. Сумманың өчтән берен "Калдырма, әни!" һәм "ЧП" спектакльләре премьераларына тотканнар.
4 миллион сум акчага яңа автобус сатып алынган: хәзер труппага гастрольләргә бару җиңелрәк булачак.
Утырышта проблемалы мәсьәләләр дә күтәрелде. Шуларның берсе Яшь тамашачы театрына кагыла. Аларның репетицияләре элеккеге технология лицее базасында уза, ә чыгышлары - Халык иҗаты йортында. Театр әһелләре сүзләренә караганда, үз сәхнәләре булмавы уңайсызлыклар тудыра.
Айдар Метшин якын арада мәсьәләне тагын бер кат җентекләп өйрәнергә кушты. Түбән Кама мэры мәдәният учреждениеләре вәкилләрен грантларда да активрак катнашырга чакырды.
Депутатлар театр учреждениеләренең милек һәм матди-техник базасына анализ ясарга, шуннан соң аларны куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр кертергә киңәш итте.
Моннан тыш, утырышта быелдан Түбән Камада тагын бер яңа проект – театр коллективларының муниципаль фестиваленә старт биреләчәге билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз