news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Түбән Камада Өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр
Әлеге дата кысаларында шәһәр һәм районда меңнән артык чара узачак
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 29 сентябрь, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада Өлкәннәр көненә багышланган чаралар башланды.
Бүген һәм иртәгә олы яшьтәге түбәнкамалыларга шәһәрнең 19 чәчтарашханәсендә хезмәт күрсәтәчәкләр. Шулай ук бу көннәрдә пенсионерлар үзәк мунчада бушлай юына ала. Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама муниципаль районы территориясендә меңнән артык чара узачак.
1 октябрьдә пенсионерларны уку йортларында көтәләр, анда алар өчен табын әзерләнәчәк, концертлар узачак. Быел Өлкәннәр көнен билгеләп үтү өчен җирле бюджеттан 1,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шәһәр һәм районда яшәүче пенсионерларның барысына да кадер–хөрмәт күрсәтеләчәк. Социаль яклау бүлеге мәгълүматларына караганда, шәһәр һәм районда 63 мең өлкән яшьтәге кеше исәпләнә, аларның дүртесе 100 яшьтән узган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot