Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада өлкән буын вәкилләренә ярдәм йөзеннән, "Игелек кәрзине" акциясе оештырыла
Акциядә катнашу өчен, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә бүләкләр әзерләп, редакциягә китерергә кирәк.
(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Түбән Камада өлкән буын вәкилләренә ярдәм йөзеннән, "Игелек кәрзине" акциясе оештырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Акциянең максаты - ялгыз яшәүче әби-бабайларга җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, өлкәннәргә матди һәм рухи ярдәм күрсәтү.
Акциядә катнашу өчен, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә бүләкләр әзерләп, редакциягә китерергә кирәк. Азык-төлек тә, көнкүреш куллану товарлары да кабул ителә.
"Нижнекамская правда" газетасы хезмәткәрләре "Шәфкатьлелек" үзәгеннән алынган исемлек нигезендә, әлеге күчтәнәчләрне ияләренә илтеп тапшырачак.
Бүләкләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Химиклар пр., 64а, НТР бинасы (1нче кат).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз