news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада “Лента” кибетен баскан егетне росгвардиячеләр тоткарлаган

Карак Лесная урамындагы гипермаркеттан товарлар алып чыгарга маташкан, әмма ерак китә алмаган.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Түбән Камада росгвардиячеләр “Лента” кибетен баскан егетне тоткарлаган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кич белән шәһәрнең ведомстводан тыш сак хезмәтенә Лесная урамындагы гипермаркеттан сигнализация хәбәре килгән. Урынга оператив рәвештә тоткарлау экипажы барып җиткән.

Кибетнең куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре бер егет урлауга каршы җайланма аша чыкканда тавыш сигналы булуын әйткән. Кибет сакчысы каракны тоткарламакчы булган, әмма ул качып өлгергән. Сакчылар егетне тасвирлап биргән.

Каракны гипермаркет парковкасында тоткарлаганнар. 1600 сумлык урланган әйберләрен алып, үзен полицейскийларга тапшырганнар. Әлеге факт буенча “Талау” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100