Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада, Ленинград чолганышы өзелүнең 75 еллыгы уңаеннан, ветераннар бүләкләнде
Түбән Камада әлеге дәһшәтле көннәрнең шаһитләре белән очрашу кичәсе үткәрелде.
(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия тарихында иң фаҗигале вакыйгалардан саналган Ленинград чолганышы өзелүнең 75 еллыгы уңаеннан Түбән Камада әлеге дәһшәтле көннәрнең шаһитләре белән очрашу кичәсе үткәрелде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Хәзерге вакытта муниципаль районда Ленинград чолганышын өзүдә катнашкан бер кеше һәм камалышта булган җиде кеше яши. Алар белән очрашу шәһәрнең 10нчы мәктәбендә үтте. Хөрмәтле кунакларга - Бөек Ватан сугышы ветераннарына истәлек билгеләре һәм бүләкләр тапшырылды, ә мәктәп укучылары кунаклар өчен концерт оештырдылар.
Кичәдә катнашкан Рокыя Сәхәбетдиновага сугыш башланганда ун гына яшь булган. Тик хәзерге буын ул кичергәннәрне күз алдына да китерә алмый, шуңа күрә мондый очрашуларны оештыру мөһим, дип аңлаттылар безгә социаль яклау идарәсендә – сугыш дәһшәте турындагы хәтер аның кабатлануыннан сакларга тиеш.
"Көчле ачлык иде, елый идек, әнкәй һәрчак "сезгә ни генә ашатыйм?" - ди иде. Ә без биш бала идек, беребез фронтка китте, дүртәү калдык. Дүрт баладан өчебез генә исән калды. 1942 елда безне Ладога аша эвакуацияләделәр. Ул чакта ачлыктан башта энебез, аннары әткәй үлеп китте. Ладогада, машинадан чыгу белән, вафат булдылар. Ә аннары бер көннән соң, поездда, бозаулар вагонында, безне эвакуациягә алып киттеләр. Анда юлда әнкәй вафат булды, һәм безне Арча районына балалар йортына җибәрделәр. Бик авыр булды. Миңа шпаргалка кирәк түгел, минем бар да күз алдымда", - дип сөйли күз яшьләрен тыя алмыйча Рокыя Сәхәбетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз