Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада легендар шәхес Илдус Садыйковны искә алдылар
Ул сәнәгать комплексы һәм шәһәр төзелешенә әйтеп бетергесез зур өлеш керткән.
(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген легендар якташыбыз Илдус Садыйковның тууына 87 ел тулды. Ул алтмышынчы еллар азагыннан сиксәненче еллар башына кадәр партиянең Түбән Кама шәһәр комитеты беренче секретаре булып эшли. Аннары ТАССР Министрлар Советы рәисе итеп билгеләнә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Илдус Садыйков Түбән Кама сәнәгать комплексы һәм шәһәр төзелешенә әйтеп бетергесез зур өлеш керткән. Ул эшләгән чорда елына күп кенә торак пунктлар сафка басты, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелде.
Моннан тыш, аның җитәкчелеге белән химия-технология институты, политехника һәм нефть-химия көллиятләре, медицина һәм музыка училищесы, һөнәри лицейлар, балалар иҗат үзәкләре һәм башка күп кенә объектлар калкып чыкты.
Фидакарь хезмәте өчен Илдус Харис улы Садыйков Октябрь Инкыйлабы ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнде. Дүрт тапкыр ТАССР Югары Советына депутат, ике тапкыр РСФСР Югары Советына депутат итеп сайланды. Аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз